news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың заманча полилингваль комплекслары Актаныш гимназиясе үрнәгендә төзеләчәк

Якын киләчәктә, ягъни алдагы өч-дүрт елда Татарстанда алты полилингваль комплекс сафка басар дип көтелә.

Республиканың заманча полилингваль комплекслары Актаныш гимназиясе үрнәгендә төзеләчәк
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 27 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).Респубиканың заманча полилингваль комплекслары Актаныш гимназиясе үрнәгендә төзеләчәк Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионованың бүген Актаныш районына кылган эшлекле сәфәре дә шушы уңайдан иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Якын киләчәктә, ягъни алдагы өч-дүрт елда Татарстанда алты полилингваль комплекс сафка басар дип көтелә. Аларның эшчәнлеге рус һәм татар телләрендә, шулай ук халыкара инглиз телендә көндәш булырлык белем бирүне тәэмин итүгә, нәтиҗәле белем бирү тәҗрибәләрен куллануга йөз тотачак.

Заманча полилингваль мәгариф комплексын булдыру проекты – ул заман таләбе. Проект идеясен Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев күтәреп чыккан иде. Ул ЮНЕСКОның генераль директоры Одре Азулега да тәкъдим ителде.

Шунысы игътибарга лаек, полилингваль комплексның прообразы итеп Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат алынган. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионованың бүген Актаныш районына кылган эшлекле сәфәре дә шушы уңайдан иде.

Дәрәҗәле кунак, район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, гимназиядә булып, аның укыту системасындагы үзенчәлекләре, гомумән, биредәге белем һәм тәбия бирү системасының асылы белән танышты.

Татьяна Ларионова игътибарына сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат яшәешен чагылдырган слайдлар тәкъдим ителде, педагоглар хакында мәгълумат бирелде, укучыларның төрле юнәлештәге эшчәнлеге күрсәтмә-техник базада оештырыган иде. 

Татьяна Петровна мәгариф үсешенә, белем бирү өлкәсенә җитди якын килгән, системалы эш алып барган район башлыгы Энгель Фәттаховка аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде: “Бүгенге көндә мондый хезмәт горуранырлык!”- дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100