news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың юл-коммуналь хуҗалыклары кышны каршыларга ни дәрәҗәдә әзер?

Республиканың юл-коммуналь хуҗалыклары кышны каршыларга ни дәрәҗәдә әзер?

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Республиканың юл һәм коммуналь оешмалары кышкы чорда юллар һәм урамнарны карап тотарга ни дәрәҗәдә әзер? Бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында әнә шул сорауга җавап эзләделәр. ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров рәислегендә узган бу утырышта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, эчке эшләр министры урынбасары Рафил Ногманов, ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район-шәһәр комиссияләре җитәкчеләре, юл һәм коммуналь хезмәтләр, транспорт предприятиеләренең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Һәр ел саен әлеге теманың Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан сентябрь-октябрь айларында күтәрелүе табигый. Аның максаты - кышкы чорда аеруча актуаль булган юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калу. Статистика мәгълүматлары шуны күрсәтә: кышкы чорда теркәлә торган һәр ике юл һәлакәтенең берсе юлларның тиешле таләпләргә җавап бирмәве нәтиҗәсендә чыга. Бу мәгълүматны ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов җиткерде. Узган елның 1 декабреннән агымдагы елның 1 апреленә кадәрге чорда шундый 900 гә якын транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 98 кешенең гомере өзелгән, 1185 кеше тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе автомобиль юлларында бигрәк тә хәрәкәт өчен авыр булган кыш айларында транспорт агымының иминлеген һәм өзлексезлеген тәэмин итүне мөһим бурыч дип ассызыклады. Узган кышкы сезонда, мәсәлән, республика аша узучы федераль трассаларда гына да 4 тапкыр автомобиль хәрәкәтендә тоткарлыклар чыккан. Быел безне нәрсә көтә? Синоптиклар бит бу кышның салкын һәм карлы булачагын фаразлый.

17 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр республиканың 115 юл-коммуналь оешмасында үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, узган еллар проблемасы быел да кабатланырга мөмкин. Кар җыю техникасы паркының 80 проценттан артыграгы искергән, икенчедән әле күп кенә районнар кышкы чорда юлларны карап тоту буенча подрядчы оешмалар белән килешүләр имзаламаган. Рифкать Миңнехановның «Волга-Вятскуправдор» һәм «Главтатдортранс» җитәкчеләренә сораулары күп иде. Билгеле булганча, бу оешмалар конкурс нигезендә юлларны карап тотучы подрядчы оешмаларны сайлый. Нигә алар сайлаганда бу оешмаларның балансындагы техниканың реаль хәленә игътибар бирми? Җитмәсә, чөй өстенә тукмак дигәндәй, кайберләрендә кадрлар да җитми (мәсәлән, «Татавтодор»ның Түбән Кама, Алабуга филиалларында). Әлеге проблема инде Хөкүмәт комиссиясе утырышында икенче тапкыр күтәрелә. «Волго-Вятскуправдор» федераль учреждениесе җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин кимчелекне төзәтеп, үз эшләренә салкын караган подрядчы оешмаларга эштән читләштерү кебек чаралар күреләчәген ышандырды. Аның сүзләренә караганда, кар ява калганда подрядчы оешмаларның барысы да эшкә керешергә әзер. ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаровны исә карлы, бозлы һава шартларында гына түгел, ел әйләнәсендә проблемалы участок булган Казан-Чаллы трассасының кышка әзерлеге аеруча кызыксындырды. Өстәвенә анда хәрәкәт ешлыгы бик зур – тәүлегенә 24 мең автомобиль уза. Мөхәммәт Гатиятуллин белдергәнчә, трассаның 829 км, 1011км участоклары борчу тудыра. Анда эшләүче подрядчы оешмалар алдына техника санын арттыру бурычы куелган. Шамил Гаффаров шушындый катлаулы трассаларда һава торышы үзгәреп, гадәтән тыш хәлләр алдында калмау өчен, анда эшләүче подрядчы оешмаларны сайлаганда аларның финанс хәленә зур игътибар бирергә кирәклеген тагын бер кат искәртте.

Район-шәһәрләрнең юл челтәрләрендә эшнең нәтиҗәлелеге муниципаль берәмлекләрнең юлларны карап тотуны ни дәрәҗәдә финанславына да бәйле. Узган ел белән чагыштырганда быел кар ташу техникасы азрак. Булганы искерә, яңаларын алырга финанслар җитми. «Бөтен гаепне финаслар җитмәү, техника искерүгә генә сылтап калдырырга кирәкми. Кеше факторы да зур роль уйный. Күп әйбер кулда булган техниканы карап. Аны тиешенчә файдалану өчен эшне оештыра белергә дә кирәк». – дип Шамил Гаффаров юл-коммуналь хезмәтләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Шуның белән беррәттән, контроль органнарына да эшне көчәйтергә кирәк. Моның өчен, ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов белдергәнчә, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренең уяулыгы гына җитми, җаваплы органнарның бергәләп хәбәрләшеп эшләве кирәк.

Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе исә районнарга көзге-кышкы чорда юлларны карап тоту буенча килешүләрне 1 атна эчендә төзеп бетерү бурычын йөкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot