news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре өчен Казан моторлар төзү берләшмәсенә экскурсия үткәрелде

Ул ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән ТР Икътисад министрлыгының коллегияләренең уртак йомгаклау утырышы кысаларында оештырылды

 (Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән ТР Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак йомгаклау утырышы кысаларында журналистларга Казан моторлар төзү берләшмәсенә (КМПО) экскурсия оештырылды. Әлеге оешма – Татарстанда иң зур машина төзелеше предприятиеләренең берсе. Хәзерге вакытта завод үсешендәге төп юнәлешләр булып газ-турбина двигательләре, газ кудыру агрегатлары җитештерү тора.

Казан моторлар төзү берләшмәсе генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Ринат Баһаветдинов сүзләрендә караганда, бүген заводның төп заказчысы һәм партнеры – “Газпром” ААҖ. Шулай ук “Роснефть”, “Лукойл”, “Новатэк” ААҖ, “Узбекнефтегаз” нефть химиясе компаниясе белән дә актив хезмәттәшлек итәләр. Киләчәктә Иран оешмалары белән эшләү дә күздә тотыла. “Иранда без эшләп чыгара торган продукцияне файдалану күләме шактый зур. Әмма ара ераклыгы һәм тел киртәләре хезмәттәшлек итүне катлауландыра. Шуңа да карамастан, кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында меморандумнарга кул куелды. Хәзерге көндә дә сөйләшүләр алып барыла”, – дип сөйләде Ринат Баһаветдинов. Аның сүзләренә караганда, Евроберлек тарафыннан санкцияләр кертелү завод эшчәнлегенә бернинди тәэсир ясамаган, булган заказчылар үзләренә йөкләнгән бурычны вакытында үтәп бара. Былтыр оешма 8,8 млрд. табыш алган. Якын арада заводта кыскартулар да, хезмәт хакы кимү дә көтелми.

Казан моторлар төзү берләшмәсендә, оптимальләштерү программасын тормышка ашыру максатында, Стратегик үсеш департаменты оештырылган. Аның төп юнәлешләренең берсе – сакчыл җитештерү технологияләрен кертү. Программа кысаларында заводтан 2,2 меңләп берәмлек артык җиһаз, 15 мең т. металлолом чыгарылган, 6 җитештерү корпусы бушатылган, авария хәлендәге 7 корпус сүтелгән. Нәтиҗәдә, завод территориясе мәйданы 42 процентка кимегән. Артык җитештерү мәйданнарын тәэмин итүгә китә торган акчаларны корпусларны төзекләндерүгә тотканнар.

Предприятиенең энергия нәтиҗәлелеген арттыру максатында, 2013 елның октябрендә оешма территориясендә газда эшли торган пар казаннары эшли башлаган. Заводның баш инженеры Айдар Заһретдинов сүзләренчә, ул оешманың барлык корпусларын җылылык энергиясе белән тәэмин итә. Нәтиҗәдә, барлыгы 112, 7 млн. сум акча янга калдырылган. Гомумән алганда, оптимальләштерү программасының икътисади нәтиҗәлелеге 5 елда 1,6 млн. сум тәшкил иткән.

Стратегик үсеш департаменты директоры Гөлнара Нурмөхәммәтова Казан моторлар төзү берләшмәсенең чит илдән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алыштыру юнәлешендәге эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, биредә 2012 елдан бирле, “Климов” ААҖ белән берлектә, “Ми-8 МТ/Ми-17”, “Ми-24”, “Ми-14”, “Ка-32”, “Ми-28” вертолетларын модернизацияләү өчен каралган “ВК-2500” двигательләре җитештерелә. Моңа кадәр бу товар Украинадан кертелгән. 2020 елга кадәр елына 300 комплект эшләп чыгару күздә тотыла, дип сөйләде Гөлнара Нурмөхәммәтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot