news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Республиканың яшь педагоглары Казанга киңәшмәгә җыела

^Республиканың яшь педагоглары Казанга киңәшмәгә җыела

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә Казанның Вахитов районы Балалар иҗаты һәм ял итү үзәгендә республиканың яшь педагоглары киңәшмәсе узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасы Яшь педагоглар ассоцияциясенең беренче форумына әзерлек кысаларында үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Любовь Овсиенко чыгыш ясар дип көтелә.

Программада Вахитов районы һәм А.Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәкләре чыгышы, блиц-сорау алулар, “Белем бирү мохитендә яшь педагогларның җайлашу проблемалары” дигән блиц-әңгәмә уздырылачак. Моннан тыш, яшь педагоглар җитди мәсьәләләрне хәл итү һәм проблемаларны чишү юнәлешендә төркемнәргә бүленеп тә эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot