news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың ташламаларны акчага әйләндерү законына үзгәрешләр кертеләчәк

Республиканың ташламаларны акчага әйләндерү законына үзгәрешләр кертеләчәк

(Казан, 22 декабрь, «Татар–информ», Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советында "ТР халкын адреслы социаль яклау турындагы" һәм "Казанның җирле үзидарә органнарына социаль ярдәм өлкәсендә аерым вәкаләтләр бирү турындагы" республика законнарына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары беренче укылышта кабул ителде.

Ташламаларны акчага әйләндерү турындагы республика законына 18 яшькәчә балалары булган гражданнарга балаларын дәүләт һәм муниципаль мәктәпкәчә учреждениеләрдә укыту өчен, шулай ук лагерь, шифаханә һәм шифаханә-профилакторийларда сәламәтлекләрен ныгыту өчен субсидияләр бирү турында үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

"Казанның җирле үзидарә органнарына социаль ярдәм өлкәсендә аерым вәкаләтләр бирү турындагы" ТР Законына өстәмәләрдә хатын-кызларның 20 ел һәм ир-атларның 25 ел хезмәт стажы булган, керемнәре яшәү минимумыннан артмаган пенсионерларга субвенцияләр бирү каралган. Республика бюджетыннан җирле бюджетларга җибәрелә торган субвенцияләр күләмен билгеләү өлешендә федераль закон белән булган каршылыклар юкка чыгарылачак. Федераль закон буенча, субъект бюджетыннан җирле бюджетка бирелә торган финанс ярдәмне исәпләү өчен, хәзер законда язылганча фактик чыгымнар түгел, ә республика стандартлары кулланылырга тиеш. Моннан тыш, законга социаль ярдәм өлкәсендә вәкаләтләр башкаручы учреждениеләрне тәэмин итү өчен субвенцияләр бирү турындагы өстәмә кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100