news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың төзелеш предприятиесе хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт министрлыгында махсус контрольдә тора.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Республиканың Алабуга районындагы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч капланды

Шулай итеп, үз эшчәнлеген төзелеш тармагында гамәлгә ашыручы "Гидропромжилстрой" Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 81 хезмәткәре алдында 2 млн сумга якын әҗәтен түләде.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора. 

news_right_1
news_right_2
news_bot