news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың төп чыршы бәйрәме Казанда иртәгә узачак

Зур масштаблы чара спорт, сәламәт тормыш алып баруга багышлана

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел да республиканың төп чыршы бәйрәме Казанда Баскет-холлда узачак. 26 декабрьдәге зур масштаблы чара спорт, сәламәт тормыш алып баруга багышлана.
Әлеге чарага уку алдынгылары, олимпиадаларда призлы урыннар яулаган укучылар, республиканың балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм лидерлары чакырулы.
Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалиева хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot