news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың төньяк зонасы чаңгычылары арасында сабалылар җиңү яулады

Балтачта узган ярышта да сабалылар беренче урынны алган иде.

(Саба, 5 апрель, "Татар-информ",  "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Дүшәмбе кичендә Саба чаңгы трассасында республиканың төньяк зонасы чаңгычылары арасында Winter Ski Cup (зимний лыжный Кубок) ярышлары уздырдылар. Эстафетада Саба, Балтач, Кукмара районнары командалары көч сынашты, дип яза бирле басма.

“Бу ярышларны оештыручыларга бик зур рәхмәт. Барыгызга да җиңү, судьяларга гадел хөкем телим”,– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов ярышны ачканда ясаган чыгышында.

Эстафета 12 этаптан торды. Иң кечкенәләр башлады, зурлар төгәлләде. 2004 елгылар арасында беренче булып стартка баскан Салават Галиев (Иләбәр) көндәшләрен шактый артта калдырды. Сабина Хәбирова (гимназия) икенче урында барган балтачлылар белән ике арадагы дистанцияне тагын да озайтты. Алга таба Илзат Габдерахманов, Камилә Сөләйманова, Руслан Миңнегулов, Альбина Хафизова, Дамир Шакирҗанов, Гөлсем Миңнеханова, Азат Гатиятуллин, Гөлнара Заһидуллина да көндәшләренә үзләренә якынаерга мөмкинлек бирмәделәр.

Рәис Миңнеханов эстафетаны тапшырганда Балтач командасы чаңгычысы 5 минутка артка калган иде. Соңгы этапта яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов финишка килгәндә Кукмара районыннан Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев әле 11нче этапка кузгалып кына киткән иде. Гомумән, Саба командасы эстафетаны зур өстенлек белән отты. Кичә ярышлар Кукмара районында уздырылды. Балтачта узган ярышта да сабалылар беренче урынны алган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot