news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың Түбән Кама шәһәре исә Россиянең иң пычрак 40 шәһәре исемлегенә керә

ТР Дђњлђт Советыныћ Экология, табигатьтђн файдалану џђм аграр мђсьђлђлђр комитеты рәисе Валерий Васильев сүзләренә караганда, тирә-юньне саклау буенча алып барылган эшне, тулаем алганда, ху

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген ТР Дђњлђт Советыныћ Экология, табигатьтђн файдалану џђм аграр мђсьђлђлђр комитеты чираттагы утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Валерий Васильев алып барды.
Кљн тђртибенђ республика законнарына кагылышлы 3 мђсьђлђ, шулай ук федераль закон проектлары, РФ субъектлары дђњлђт хакимияте закон чыгару органнарыныћ закон инициативалары џђм мљрђќђгатьлђре чыгарылды.
Аерым алганда, депутатлар Татарстан Республикасында тирә-юньнең торышы турындагы мђсьђлђне, “Авыл хуќалыгы ќирлђренећ ућдырышлылыгы турында” ТР Законына њзгђрешлђр кертњ турында” џђм “Халыкны џђм территориялђрне гадђттђн тыш хђллђрдђн саклау турында” ТР Законына њзгђрешлђр кертњ хакында” ТР закон проектларын карады.
Комитет әгъзалары билгеләп үткәнчә, республиканың социаль-икътисади үсеше стратегиясен тормышка ашыру бөтен хуҗалык эшчәнлегенең тирә-юньгә тискәре йогынтысын киметү белән турыдан-туры бәйле. Тирә-юньне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә кертүдә төп шартларның берсе булып Татарстан Республикасының табигатьне саклауга нисбәтле законнары системасын үстерү тора. Республикада 2009 елның 15 гыйвареннан ТР Экология кодексы эшли башлады.
Татарстан Республикасында тирә-юньнең торышы турындагы мәсьәлә белән ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының тирә-юньне өйрәнү бүлеге башлыгы Анатолий Шлычков һәм министрлыкның Дәүләт экология экспертизасы һәм тирә-юньгә йогынты ясауны нормада тоту идарәсе башлыгы Рөстәм Камалов таныштырды.
А.Шлычков хәбәр иткәнчә, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен Татарстан Республикасының гидрометрология һәм тирә-юньне тикшерү буенча идарәсе бүлекчәләре контрольдә тота. Казанда атмосфераның пычрану дәрәҗәсе 2008 елда, тулаем алганда, “югары” дип бәяләнә. Һавада бензапирен матдәсе – 2,1; азот диоксиды – 2; аммиак – 1,5; формальдегид 2,7 тапкыр артык булган. Зур күләмдә фенол, күкерт һәм формальдегид диоксиды – яшәү зонасында, азот диоксиды һәм углерод оксиды – автомагистральләр янында, аммиак сәнәгать зонасында табылган.
Яр Чаллыда һаваның пычрану дәрәҗәсе “бик югары” дип бәяләнә. Анда бензапирен матдәсе – 2,2; формальдегид күләме тиешледән 4,67 тапкырга артык.
Республиканың Түбән Кама шәһәре исә Россиянең иң пычрак 40 шәһәре исемлегенә керә. Анда бензапирен, формальдегид, фенол матдәләре кирәгеннән күпкә артык. А.Шлычков әйтүенә караганда, теге яки бу төбәктә объектив вәзгыятьне ачыклау өчен, 10-20 күчмә станция эшләргә тиеш.
Анатолий Шлычков үз чыгышында шулай ук тирә-юньне пычратуда сәнәгать һәм куллану калдыкларының роле зур булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта бу калдыклар икенчел чимал һәм энергия ресурслары булып хезмәт итә. Ел саен кулланудан калган калдыкларның 4-6 процентка арта баруы аларны эшкәртү һәм утильләштерү юнәлешендә нәтиҗәле чаралар күрүне таләп итә. Бу уңайдан республика өчен калдыкларны җыю, нефть шламнарын һәм терлекчелек калдыкларын утильләштерү, биологик һәм медицина калдыкларын зарарсызландыру мәсьәләсе республика өчен актуаль булып кала.
Комитет әгъзалары билгеләп үткәнчә, республикада экологик проблемаларны чишү максатында Татарстан Республикасының 2015 елга кадәр экология иминлеге комплекслы программасын раслауны тизләтү, мондый программаларын урыннарда кабул итү зарур. Мондый программалар әлегә республиканың 22 муниципаль районында гына эшли.
Комитет рәисе Валерий Васильев сүзләренә караганда, тирә-юньне саклау буенча алып барылган эшне, тулаем алганда, хупларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100