Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Республиканың шикәр заводларында җитештерү куәтләре артачак
^Республиканың шикәр заводларында җитештерү куәтләре артачак
(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Быел республиканың шикәр заводларындагы җиһазларны яңарту һәм җитештерү куәтләрен реконструкцияләүгә 300 миллион сум тотарга планлаштырыла. Зәй заводында белгечләр чималны парлау өчен кулланылучы һәм шулай ук эшкәртелгән продуктларны чистарту станцияләрен модернизацияләргә кереште. Шулай ук тамыразыклардан шикәр алу өчен өстәмә җиһазлар кую планлаштырыла. Предприятиедә чөгендер согын фильтрлау корылмасы да пәйда булачак. Буа заводында юа торган суларны транспортлау, тамыразыклардан шикәр кудыру корылмаларын эшләтеп җибәрү, шулай ук кайбер җитештерү операцияләрен автоматлаштыру планлаштырыла.
Йомгаклау этабында, һәр предприятиенең эшкәртү куәтләре тәүлеккә 4,5 мең тоннага җиткереләчәк, ә хәзер алар 3000 тоннадан артмый. “Татсахарпром” ААҖ исбатлауларынча, чимал кытлыгы булмаячак – алдагы җәйгә шикәр чөгендерен тагын 20 мең гектарга утыртачаклар. Чимал җитештерү күләмен 1 миллион 865 мең тоннадан 2,5 миллион тоннага җиткерергә планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз