news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың һәр кешесе дөрес мәгълүмат алырга тиеш - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан җитәкчесе еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында республика Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Зур концерт залында 700ләп кеше булыр дип хәбәр ителгән иде. Алар арасында - Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президент Аппараты һәм Хөкүмәт вәкилләре, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, хөкем чыгару хакимияте, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һ.б. күрергә мөмкин булды.

Юлламасында республика лидеры тормышта барган вакыйгаларга тиз арада җавап бирергә, халыкка үз позицияләрегез, эшләрегез, карарларыгыз хакында җиткерергә кирәк дип мөрәҗәгать итте залдагыларга.

"Бу Хакимият вәкилләренә, беренче чиратта, "Татмедиа" агентлыгына кагыла. Технологиялщрнең зур тизлектә үсүе, җәмгыятьтәге капма-каршы процесслар мәгълүмат мохитендә глобаль үзгәрешләргә китерә. Басма һәм электрон ММЧлар белән бергә, социаль челтәрләрнең дә роле арта бара. Мобиль кушымталарда мәгълүматны җиткерү сыйфаты өстен",- диде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республиканың һәр кешесе, нинди мәгълүмат чыганагын сайлавына карамастан, дөрес мәгълүмат алырга тиеш.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100