news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың паталогия-анатомия хезмәтләренә кадрлар җитешми

“Баш табиб белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булу һәм үз эшеңнең принципларына тугры булып калу – икесе ике нәрсә”, - дип, ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин табибларны авыруларның диагнозларын раслаганда объективрак булырга чакырд

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция режимында “Патология-анатомия хезмәтенең торышы һәм проблемалары” дип аталган республикакүләм киңәшмә узды. Аны ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин алып барды.
Адель Вафин билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта паталогия-анатомия хезмәте авыр чор кичерә. Аның фикеренчә, бу эшне җайга салу өчен башкарма хакимият, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм ведомстволарның бердәм эшләве кирәк. Министр урынбасары әлеге өлкәдә бигрәк тә кадрлар мәсьәләсенең кискен торуын билгеләп үтте. Республиканың Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә кадрлар резервын тулыландыру зарур. Шулай ук моргларны заманча техника белән җиһазлау да көн үзәгендә тора. А. Вафин хәбәр иткәнчә, районнарда бу күрсәткеч -18 процент, шәһәрләрдә 43-23 процентка җитә.
Беренче урынбасар үз чыгышында кешеләрнең нилектән үлгәнлеген ачыклар өчен ярып карау мәсьәләсен дә күтәрде. Рәсми мәгълүматларга карганда, өйдә үлгән кешеләрне яру узган елда 40 процент булган. Ә кайбер районнарда бу эш белән бөтенләй шөгыльләнмәгәннәр. “Без кыйммәтле статистика мәгълүматларын югалтабыз”, - дип, Адель Вафин, мәетләрне кайсы очракларда мәҗбүри ярырга кирәклегенә күрсәтмә бирде.
Адель Вафин паталогия-анатомия хезмәтенә кагылышлы проблемаларга тукталып, эшнең сыйфатын яхшырту һәм нәтиҗәлелеген күтәрү зарурлыгын билгеләп үтте. “Баш табиб белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булу һәм үз эшеңнең принципларына тугры булып калу – икесе ике нәрсә”, - дип, урынбасар авыруларның диагнозларын раслаганда объективрак булырга чакырды. Мәсәлән, Баулы, Кама Тамагы, Питрәч, Югары Ослан, Буада, Әлмәттә берничә ел дәвамында баш табиб куйган диагноз белән паталого-анатом табибы раслаган диагноз 100 процентка кадәр туры килгән. Ә Буадан соңгы ике елда мәгълүматлар бөтенләй килмәгән, чөнки табиб үлү белән, мәгълүмат та юкка чыккан.
Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары бүгенге киңәшмәдә Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай кебек территорияләрнең башка төбәкләргә үрнәк булып торуын хәбәр итте. “Сезнең позициягез принципиаль булырга тиеш. Бу идарә итү өчен карарлар кабул итүдә инструмент булып тора”, - диде ул.
Адель Вафин паталогия-анатомия хезмәтләрендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү мәсьәләсен күтәреп чыгып, аның бүген көн үзәгендә торуын һәм бу проблеманы системалы рәвештә хәл итү зарурлыгын ассызыклап үтте. Ул шулай ук урыннарда моргларны ремонтларга һәм белгечләрне җәлеп итәр өчен шартлар тудырырга киңәш бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot