news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың массакүләм спорт үсешенә зур өлеш керткән район һәм шәһәрләре бүләкләнде

Казанда Татарстанның "Ел спортчысы-2016" бәйгесенә йомгак ясалды.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанда узучы "Ел спортчысы-2016" республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында республиканың массакүләм спорт үсешенә зур өлеш керткән район һәм шәһәрләре бүләкләнде. Авыл районнары арасында – Саба, Биектау һәм Мамадыш вәкилләре бүләккә лаек булды. Шәһәрләр арасында – Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт.

Ә спорт чараларын оештыру һәм уздыру эшендәге уңышлары өчен Зәй төбәге үз бүләген алды. Бүләкләрне Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министы Владимир Леонов тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot