Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республиканың мәдәният учреждениеләрендә «Мәдәни десант» семинарлары башланды
«Мәдәни десант» Татарстанның 25 районы аша узачак.
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Белгечләр республика районнарындагы мәдәният учреждениеләрен грантларга язарга өйрәтә, «Пушкин картасы» белән эшләү буенча методик киңәшләр бирә һәм мәдәни чараларны Pro.Культура порталына урнаштыру кагыйдәләрен аңлата.
«Татарстан районнарында „Мәдәни десант“ проекты кысаларында укыту семинарлары башланды. Беренче семинарлар Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә районнарында узды», — дип хәбәр итә Татарстанның мәдәни ресурслар үзәге.
Экспертлар районнардагы иҗат коллективларына «Халык коллективы» исемен алу тәртипләрен һәм мәгълүмат базасын тутыру үзенчәлекләре турында да аңлата.
«Мәдәни десант» Татарстанның 25 районы аша узачак ди оештыручылар. Очрашулар апрель аена планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз