news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың кайбер районнары сөт җитештерүдә узган елгыдан нык артта кала — исемлек

Кайбер районнарда сөт күләме 30 процентка кимегән.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган елның 15 декабре белән чагыштырганда, Зәй районы авыл хезмәтчәннәре сөт җитештерүне 121 процентка, Кукмара 119 процентка үтәгән. Әтнә районында бу күрсәткеч 114 процент тәшкил итә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, сөт күләме Аксубай районында 111 процентка, Балтачта 110 процентка, Саба, Азнакай, Лениногорск районнарында 108әр процентка, Тәтештә 107 процентка, Нурлатта 106 процентка, Алексеевскийда 105 процентка арткан.

Аксубай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин билгеләп үткәнчә, сыерларның сөтен арттыру өчен бу районда малларның рационына үзгәрешләр кертелгән. “Бездә сыерлар саны арттырылмады, узган елдагы кебек үк быел да алар 5900 баш. Малларның рационына аксымга бай ризыкларны күбрәк кертә башладык, шуңа да сөт артты. Ел башыннан алып караганда, күрсәткеч 9 процентка күбрәк”, - диде Усман Нигмәтуллин. Аның сүзләренчә, киләсе елда районда сыерлар саны якынча 100 башка арттырылачак.

Сөт күләме киресенчә кимегән районнар исемлегендә Чирмешән, Кайбыч, Буа, Апас, Кама Тамагы, Әлмәт районнары бар. Чирмешән белән Кайбычта, мисал өчен, узган елның 15 декабре белән чагыштырганда, сөт күләме 91 процент тәшкил итә. Апас районында бу сан 86 процент, Кама Тамагында 71 процент, Әлмәттә 70 процент.

Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин сүзләренчә, сөт кимүнең сәбәбе — сыерларның бозаулавында. “Узган ел безнең бозаулау чоры гыйнвар-февраль айларына туры килгән иде, быел исә ноябрь-декабрь. Ашату ягыннан кыенлыклар юк. Бер баш санына туры килгән азык күләме буенча Апас республикада беренче урында”, - диде Ильяс Заһидуллин. Аның сүзләренчә, күптән түгел райондагы Рәхимов исемендә крестьян-фермер хуҗалыгының җитәкчесе алышынган. Сөт күләме кимүне идарә башлыгы шуның белән дә аңлата. Киләчәктә бу мәсьәлә уңай хәл ителәчәгенә өметләнәм, диде Ильяс Заһидуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100