news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың информатика укытучылары катнашында Интернет-форум башлана

Ике көн дәвам итәчәк әлеге чара укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнәчәк

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Иртәгә – 2 мартта республиканың информатика укытучылары катнашында Интернет-форум башлана. Ике көн дәвам итәчәк әлеге чара укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнәчәк.
Форум вакытында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның, министрлыкның башка җитәкчеләренең, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламовның, информатика буенча предмет комиссиясе рәисләренең чыгышлары көтелә.

Рәсми мәгълүматка караганда, Интернет форум вакытында алынган сорауларга 2009 елда информатика буенча предмет комиссиясе рәисе Р.Һадиев, Республика белем бирү сыйфатын тикшерү үзәге, ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре һәм информатика укытучылары җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot