Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республиканың иң яхшы янгын сүндерүчесе Чаллыда яши
Ранил Гаязов ярышларның Бөтенроссия этабында Татарстан данын яклаячак.
(Чаллы, 19 июль, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыдан Ранил Гаязов «Иң яхшы янгын сүндерүче» республика бәйгесендә җиңү яулаган. Хәзерге вакытта ул ярышларның Бөтенроссия этабына әзерләнә.
Ранил Гаязов шәһәрнең 55 нче янгын сүндерү частендә өлкән янгын сүндерүче булып эшли. Ул әлеге һөнәри бәйгедә инде өченче ел рәттән катнаша.
Штурм баскычы, кросс-фит һәм каршылыклар полосасы кебек ярышларда Ранил үзенең яхшы физик әзерлеген күрсәткән һәм беренче урынны алган.
Яр Чаллының 55 нче янгын сүндерү частенә Ранил Гаязов 2013 елда килгән. Татарстанның иң яхшы янгын сүндерүчесе үзенең һөнәрендә иң мөһиме — тизлек һәм бердәм команда икәнлеген билгеләп үтә. «Без һәрвакыт өчәү эшлибез, бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Безнең эштә иң мөһиме — кешеләрнең гомерләрен саклап калу», — ди ул.
Экипировка һәм кирәкле җиһазлар белән бергә янгын сүндерүченең киеме 35-40 кг тәшкил итә. Янгын сүндерүче аны 25 секунд эчендә киеп өлгерергә тиеш. Бу — махсус норматив.
55 янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов сүзләренчә, һөнәри бәйгеләр янгын сүндерүчеләрнең әзерлеген һәм чыдамлыгын яхшыртырга ярдәм итә.
«Соңгы елларда мондый ярышларның гамәли өлеше тагын да катлауланды. Аларга кроссфит элементлары, авыр йөкләр күчерү, биеклеккә күтәрелү кебек төрләре дә өстәлде», — дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз