Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республиканың иң яхшы ветеринария пунктында баш мал табибларының семинар-киңәшмәсе уза
Анда Татарстанның барлык районнарының баш мал табиблары киләчәк.
(Әлки, 16 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Әлки районында Татарстан Республикасы ветеринария пунктларында эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уза. Анда республиканың барлык районнарының баш ветеринарлары катнаша.
Семинар делегатлары иң элек Түбән Әлки ветеринар пункты эшчәнлеге белән танышачак. Монда семинарның гамәли өлеше уза.Табиблар ветеринария даруханәсе оештыру тәҗрибәсе белән танышачак, малларны ясалма орлыкландыру алымнарын караячак. Шулай ук биредә вак йорт хайваннарына операция ясау үрнәкләре дә күрсәтеләчәк. Аннан соң мал табиблары Юхмачы авылындагы ветеринария пункты белән танышачак.
"Семинар-киңәшмә уздыру өчен, Әлки районын саклау очраклы түгел. Юхмачы авылы ветеринария пункты - республикада иң үрнәк ветеринария пункты булып тора. Шушы үрнәк эшчәнлекне башка районнарга да күрсәтү, аларны да шушындый эш оештыруга өндәү безнең максатыбыз",- ди Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Нуруллина.
Искәртеп үтик, 2013 елдан башлап, Президетның авыл халкына хезмәт күрсәтү программасы нигезендә, 2013-2016 елларда, республикада 126 модульле ветеринария пункты ачылды. Республика буенча 47 мал табибы исәпләнә. Аның 43е авылларда, калган дүртесе - Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Татарстан Республикасы ветеринария лабораториясендә хезмәт күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз