news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың иң яхшы тегүчеләренең исемнәре мәгълүм булды

Татарстанның тегү предприятиеләре эшчеләре арасында уздырылган осталык бәйгесендә беренчелекне “Меркурий” ҖЧҖ нән Светлана Богатова яулады

(Казан, 19 ноябр, “Татар-информ”). Узган ял көннәрендә республиканың иң яхшы тегүчеләренең исемнәре мәгълүм булды. Татарстанның тегү предприятиеләре эшчеләре арасында уздырылган осталык бәйгесендә беренче урынны “Меркурий” ҖЧҖ нән Светлана Богатова яулады. “ГИАРА” җәмгыятеннән Фиалка Газизова – икенче, Кукмара тегү фабрикасыннан Альбина Андреева өченче булды.
Конкурсның максаты - эшче һөнәренең абруен күтәрү, тармак хезмәткәрләренең алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау иде. Республика бәйгесендә катнашкан 8 предприятие вәкиленең барысы да үз фабрикаларында узган осталык бәйгесе җиңүчеләре. Алар бу юлы теоретик һәм практик биремнәрне үтәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot