Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республиканың иң яхшы менеджерлары ачыкланды
ЛИНК эшлекле мәгариф үзәге белән Икътисад министрлыгы иң яхшы менеджерларны ачыклау бәйгесенең йомгакларын игълан итте
(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган елның октябрендә Казандагы ЛИНК Халыкара эшлекле мәгариф үзәге ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә республикада иң яхшы менеджерларны ачыклау максатыннан бәйге игълан иткән иде. ТР Икътисад министрлыгының бүген узган коллегия утырышында аңа йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.
Әлеге эшлекле халыкара мәгариф үзәге директоры Илья Антонов сүзләренә караганда, бәйгенең беренче этабында республиканың төрле компания-предприятиеләреннән 7 дистәгә якын менеджер катнашкан. Аларның барысы да Баулы районында кирпеч җитештерү производствосын төзү буенча үз проектларны эшләп, тәкъдим итәргә тиеш булган. Нәтиҗәдә конкурсантларның 8 генә икенче этапка үтә алган. Ахырда шулар арасыннан иң-иңнәр дип 4 проект сайлап алынган. Аларның авторлары - Антон Кушниренко (“Базовые инвестиции” ҖЧҖ әйдәп баручы аналитигы), Александра Лебедева (Kelly Services бүлеге җитәкчесе), Юлия Бойцова (“Вымпелком” ААҖ маркетинг һәм реклама хезмәте җитәкчесе) һәм Ирек Сабиров (“Консалтинг үзәге” ЯАҖ директоры урынбасары). Шушы 4 менеджерның һәркайсына Икътисад министрлыгының дипломнары һәм ЛИНК эшлекле мәгариф үзәгендә 1 ел дәвамында бушлай уку хокукы бирүче сертификатлар тапшырылды. Тагын 4 кешегә- Ольга Бердникова, Анна Закирова, Александр Подъячев һәм Людмила Малыгинага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кирпеч производствосы буенча проектлар сайлап алу тәкъдимен министрлыкка Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчелеге керткән булган. Җитәкченең беренче урынбасары Светлана Самонина белдергәнчә, инде февральгә алар әзер проектларны кулга алуга ирешкәннәр. Аларның барысы да инновацияле технологияләргә нигезләнгән һәм стандарт проектлар түгел. Социаль әһәмияттәге бу проектлар төбәктә инвалидлар мәшгульлеге проблемасын чишүне дә, продукцияне икенчел эшкәртү юлларын да эченә ала. “Бу проектларның барысы да безнең район өчен зур табыш”, -ди Светлана Самонина. Район җитәкчелеге аеруча Антон Кушниренко белән Александра Лебедева эшләрен югары бәяләде.
Светлана Самонина район Башкарма комитеты җитәкчелеге исеменнән ЛИНК үзәге экспертларын Баулыга чакырып калды. Үзәк директоры Илья Антонов, үз чиратында, чакыруны кабул итеп, районны үстерү өчен ярдәм итү юлларын эзләргә вәгъдә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз