news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың иң яхшы хат ташучылары һәм почта элемтә бүлекчәләре билгеле булды

Бәйгедә җиңүчеләрнең һәрберсе үз номинациясендә 15 һәм 30 мең сум акча белән бүләкләнде.

Республиканың иң яхшы хат ташучылары һәм почта элемтә бүлекчәләре билгеле булды
Султан Исхаков

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген «Татмедиа» АҖдә 2019 елның беренче яртыеллыгында язылу нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы хат ташучыларын һәм почта элемтә бүлекчәләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә җиңүчеләр "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин кулыннан акчалата призлар белән бүләкләнде.

"Тараткан контентыгыз өчен сезгә оят булмаска тиеш. Чөнки аны районнарыбыз өчен җаны-тәне белән көеп яшәгән журналистларыбыз яза - фактларны бозмыйча, матур һәм дөрес телдә язучы коллегаларыбыз", - диде Андрей Кузьмин.

"Безгә ничә тапкыр интернет басмалары "Сез үлдегез, сезне укымаячаклар!" дип әйтсәләр дә, безнең эшебез барыбер дәвам итә, чөнки сез тараткан контент - ул гадел профессиональ һәм төгәл итеп языла", - диде ул.

Республикакүләм бәйгесе дүрт номинациядә узды. "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә Актаныш районыннан Нурия Басыйрова, Балтачтан Екатерина Зәйнуллина һәм Чирмешәннән Нурсинә Җиһаншина җиңде. Кече шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы итеп Мамадыштан Нурия Шәкүрова һәм Чистайдан Надежда Кольцова билгеләнде. Аларның һәрберсе 15 мең сум күләмендәге акчалата приз белән бүләкләнде.

Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәләре итеп Югары Ослан районының 422580 Октябрьскский, Актаныштагы 423762 Яңа Әлем, Мамадышның 422192, Балтач районындагы 422241 Урта Кушкет һәм Чирмешәндәге 423118 Новое Ильмово бүлекчәләре игълан ителде. Аларның һәрберсенә 30 мең сум акча тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100