news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Республиканың иң тырыш почтальоннарына 15әр меңәр сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте тарафыннан почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында уздырылган конкурска йомгак ясалды

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген 2015 елның II яртыеллыгына абунә кампаниясе нәтиҗәләре буенча “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте тарафыннан почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында уздырылган конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда “Татмедиа” мәйданчыгында үткәрелде.

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тантана кунакларын сәламләп, 1 сентябрьдән 2016 елның I яртыеллыгына абунә кампаниясе башланып китүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның II яртыеллыгына басма матбугатка язылу кампаниясе уңышлы узган. “Басма матбугат тиражлары 9,8 процентка кимүгә карамастан, газета-журналларның гомуми тиражы шактый югары булып кала бирә – 305 мең данә тәшкил итә. Традицион рәвештә, аның күпчелек өлеше – 270 меңе партнерыбыз “Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсенә карый”, – дип билгеләп үтте гендиректор үзенең чыгышында.

Фәрит Шаһиәхмәтов фикеренчә, заманча технологияләр мәгълүматны аудиториягә ирештерүнең яңа чаралары белән тәэмин итә. Шуңа бәйле рәвештә, “Татмедиа” АҖ басма матбугатның веб-ресурсларына аерым игътибар юнәлтә: газета-журналларның барысы да электрон версиягә ия. Быел әлеге интернет-порталларны ай саен 1,2 млн тирәсе кереп караганнар. Чагыштыру өчен: 2014 ел буена 6,8 млн тәшкил иткән.

“Киләчәктә тә тиражларыбызны саклап калып, арттырырбыз дип өметләнәм, – диде чыгыш ясаучы, моның өчен аудитория белән эшләргә кирәклегенә басым ясап. – Почтальоннар – басма матбугатны укучылар белән төп элемтә булдыручылар. Уртак эшчәнлегебез нәтиҗәсендә, төрле акцияләр, шул исәптән “Абунәче көннәре”, почта элемтәләрендәге чаралар ярдәмендә элек булган тиражларны кире кайтару максатыннан, аудитория белән элемтәне яңарту мөмкин булыр дип уйлыйм”, – диде Фәрит Шаһиәхмәтов һәм почта хезмәткәрләренә, бәйгедә җиңгән почтальоннарга бу юнәлештә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Искәртеп узыйк: конкурс “Иң яхшы авыл почтальоны”, “Иң яхшы шәһәр почтальоны”, “Кече шәһәрдәге иң яхшы почтальон” һәм “Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе” номинацияләрендә үткәрелде. Аның беренче этабы авыл һәм район җирлекләрендә уздырылды. Анда җиңү яулаганнар бәйгенең республика этабына тәкъдим ителде.

Шул рәвешле, конкурс нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясендә Апас районыннан Фирүзә Зарипова җиңүгә иреште. Кече шәһәрдәге иң яхшы почтальон булып Мамадыштан Гөлгенә Гарипова танылды. “Иң яхшы шәһәр почтальоны” номинациясендә исә Яр Чаллыдан Неонила Кислинская җиңде. Җиңүчеләргә “Татмедиа” җәмгыятенең Рәхмәт хатлары һәм 15әр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. “Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге” номинациясендә җиңүгә Чирмешән почта элемтәсе бүлекчәсе лаек булды. Коллектив исеменә Рәхмәт хаты һәм 30 мең сумлык премия тапшырылды.

“Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Гришина билгеләп узганча, “Татмедиа” АҖ – идарәнең стратегик партнеры. Ул китергән мәгълүматларга караганда, ел саен “Татарстан почтасы” почтальоннары 20 млн данә “Татмедиа” АҖ басмаларын укучыларга алып барып ирештерә. “Бу – почтальоннарыбызның, редакторлар һәм журналистларның зур хезмәте. Җайга салынган уртак эшчәнлегебез, үз чиратында, “Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсенә 2015 елның II яртыеллыгына абунә кампаниясе нәтиҗәләре буенча Россиядә иң яхшы идарә исемен яуларга мөмкинлек бирде”, – диде Светлана Гришина киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өмет баглап.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100