Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республиканың хокук буенча олимпиадасында 60тан артык укучы катнашты
Республиканың хокук буенча олимпиадасында 60тан артык укучы катнашты
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Казанның “Крутушка” шифаханәсендә өлкән сыйныф укучылары арасында хокук буенча республика олимпиадасы тәмамланды. Татарстанда хокук белгечләре ярышы ТР Юстиция, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә унынчы тапкыр уздырылды.
Быел олимпиада финалына 62 кеше чыкты. Алар тест узарга һәм берничә хокук мәсьәләсен чишәргә тиешләр иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча, 9-11 сыйныфлар арасында беренче урынны казанлылар – Айрат Гарифуллин (64нче мәктәп), Вера Петрухина (122нче мәктәп) һәм Маргарита Сапега (39нчы мәктәп) яулады. Аларның барысының да укытучылары Тимур Акчурин. Шулай ук Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән, Бөгелмә, Саба һәм Зәйдән килгән укучылар да яхшы белемгә ия булуларын күрсәттеләр. Ярышлар тәмамлангач җиңүчеләр яңа җаваплы сынауларга әзерләнә башлады – яз көне Бөтенроссия хокук олимпиадасында алар республика данын яклаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз