news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың гомумпрактик табибларына эндокринолог эше дә йөкләнгән

Терапевт һәм гомумпрактик табиблары, Казан дәүләт медицина университетында, эндокринология өлкәсендә белемнәрен күтәрә.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада диабетчылар белән эшләүче табиблар – эндокринологлар җитешми. Бу хакта бүген шикәр чире авыруларына багышланган матбугат конференциясендә медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының терапия һәм гаилә медицинасы кафедрасы мөдире Александр Поздняк хәбәр итте.

“Бүген, шикәр чире өлкәсендә, безнең табиблар белемнәрен арттыруга мохтаҗ. Шунысы да бар, бүген эндокринологлар җитми. Дәүләт дәвалау учреждениеләрендә шикәр чиренә дучар булган авырулар белән эшләү өчен эндокринологлар җитешми. Хәтта мин шундый очракларны беләм, Казандагы кайбер хастаханәләрдә рәсми эшләүче эндокринологлар юк. Пациентларга эндокринологка күренү өчен айлар буе чират көтәргә туры килә. Бу ситуацияне чишәргә кирәк, билгеле. Нишләргә? Эндокринологлар санын арттыра алмыйбыз бит. Бу җәһәттән без шундый эш алып барабыз, төп белгечләр – терапевт, гомумпрактик табибларның эндокринология өлкәсендә белемнәрен күтәрәбез. Чөнки республикада гомумпрактик табиблар барлык белгечләр арасында зур урын алып тора. Безнең кафедра республиканың гомумпрактик табибларын эндокринолог итеп тә әзерләп җибәрде", – диде ул. 

Галим сүзләренчә, Түбән Кама, Азнакай, Баулы, Лениногорск районнарында гомумпрактик табибларына эндокринолог эше дә йөкләнгән. “Бүген Казан дәүләт медицина университетының эндокринология, терапия һәм гаилә медицинасы кафедрасы төрле белгечләрне сәгатьләп укыта. Чөнки бөтен Европа буйлап, инсулинга бәйле булмаган икенче тип шикәр авырулы кешеләр терапевт күзәтүе астында, – диде медицина фәннәре докторы.

Поздняк билгеләп үткәнчә, медицина өлкәсендә белем бирү дә үзгәрә тора.

“Бездә ничек? Табиблар биш ел саен белем арттыра да, дүрт ел ял итә. Бу – бик үк дөрес система түгел. Табиб даими, ел саен укырга тиеш. Шуңа күрә бүген медицина өлкәсендә белем бирүдә яңа концепция эшләнде. Аның нигезендә, табиб ел саен кыска вакытлы цикллар узарга тиеш. Ул ел саен 36 сәгать күләмендә билгеләнгән. Димәк, табиб 7 көн Казанга килеп укый. Калган 14 сәгатьне онлайн конференция, видео-лекцияләр аша җыя. Биш елга ул 250 сәгать чыга. Әгәр шуның кадәр сәгатьне җыя икән, аккредитация процессын үтә һәм үзенең һөнәри эшчәнлеген дәвам итәргә хокук ала. Безнең сайтта курс исеме һәм вакыты күрсәтелгән, табиб үзенә кирәк вакытны сайлап, безгә гариза җибәрә. Ике як та килешенгәч, белем алуга керешә, – диде кафедра мөдире.

Искәртеп үтик, шикәр чиреннән интегүчеләр саны буенча, Россия – бишенче урында. Сан ягыннан караганда, илдә 12 миллион, Татарстанда 120 мең кеше шикәр авыруыннан интегә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100