news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың география укытучылары катнашында Интернет-форум уза

Ул укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйлән

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Республиканың география укытучылары катнашында Интернет-форум бара. Ул укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнәчәк.


Форум вакытында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның, министрлыкның башка җитәкчеләренең, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламовның, 2009 елда география буенча предмет комиссиясе рәисе И.Гайсинның чыгышлары көтелә.

Рәсми мәгълүматка караганда, Интернет форум вакытында алынган сорауларга министрлык хезмәткәрләре, Республика белем бирү сыйфатын тикшерү үзәге белгечләре һәм география укытучылары җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot