news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Республиканың "Физик культура һәм спорт турында" яңа законы булачак
Закон проекты белән, Спорт федерациясе дип аталган яңа иҗтимагый берләшмә гамәлгә кертелә. Ул бер яки берничә спорт төрен үстерүне һәм пропагандалауны максат итеп куя
Скопировать ссылку
(Казан, 19 май, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты депутатлары үзенең чираттагы утырышында "Физик культура һәм спорт турында" ТР законы проектын карады һәм беренче укылышка әзерләде. Әлеге закон проекты белән комитет әгъзаларын ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Йосыф Якупов таныштырып үтте.
"Физик культура һәм спорт турында" ТР законы проектын эшләү зарурлыгы 2007 елның 4 декабрендә "Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында" РФ Законын кабул итү белән туган. Яңа закон проекты законда моңарчы булмаган төшенчәләр белән тулыланган. Мәсәлән, анда хәзер массалы спорт, спортның милли төре, ярыш кагыйдәләре кебек сүзләр кергән.
Закон проекты белән Спорт федерациясе дип аталган яңа иҗтимагый берләшмә гамәлгә кертелә. Ул бер яки берничә спорт төрен үстерүне һәм пропагандалауны максат итеп куя.
"Физик культура һәм спорт турында" ТР законы проектында Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт өлкәсендәге вәкаләтләре билгеләнгән. Моннан тыш ТРның дәүләт органнарына спорт паспортларын теркәү һәм алып бару вәкаләтләре бирелә. Әлеге вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен акча, субвенция рәвешендә, федераль бюджеттан килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot