news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың Эшмәкәрлек буенча советы киңәйтелгән утырышка җыела

Эшмәкәрләр хакимияткә яңа тәкъдимнәр әзерләнгән, шул исәптән алар сәүдә челтәрләре һәм җитештерүчеләр арасында хезмәттәшлекне җайга салуга кагыла.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 6 декабрьдә Казанда Татарстан Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча совет өченче киңәйтелгән утырышка җыелачак.

Җыелышка Казан, Чаллы шәһәрләреннән һәм республика районнарыннан 300 дән артык эшмәкәр чакырулы. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Татарстан Президенты карамагында эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов эшли.

Утырышта Татарстанда соңгы вакытта эшмәкәрләр өчен мөһим мәсьәләләрнең уңай чишелеш тапкан очраклары турында сүз барачак, эшмәкәрләр яңа тәкъдимнәрен дә кертәчәк. Бу беренче чиратта дәүләт ихтыяҗы өчен сатып алуларда катнашу мөмкинлегенә кагыла, шулай ук сәүдә челтәрләре һәм җирле җитештерүчеләр арасында хезмәттәшлекне җайга салу өчен тәкъдимнәр әзерләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100