Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республиканың авыл хужалыгы предприятиеләренең финанс хәле яхшыра
Республиканың авыл хужалыгы предприятиеләренең финанс хәле яхшыра
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел авыл хужалыгы тауар җитештерүчеләреннән төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар рәвешендә 2,2 миллиард сум акча кергән, бу финанс фаразларының 150 процентын тәшкил итә. Бу факт авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс хәле яхшы якка үзгәрүен дәлилли, дип исәплиләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, 2002 елда «Авыл хужалыгы предприятиеләрен финанс савыктыру турында» федераль законы кабул ителде, аның нигезендә авыл хужалыгы җитештерүчеләренең иске бурычлары «катырылып», алар агымдагы түләүләрне генә башкарды. Элекке бурычларын исә, ныклап аякларына баскач түләргә рөхсәт иттеләр. Вакыт күрсәткәнчә, мондый чишелеш килеп туган хәлдә кулай булган. Мәсәлән, 2002 елда республиканың авыл хужалыгы предприятиеләре төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салымнарның бары тик 36 процентын түләсә, 2003 елда – 67 һәм 2004 елда 1,6 миллиард сум урынына 2,2 миллиард сум күчергән, ягъни 150 процент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз