Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республиканың атказанган рәссамнары Түбән Камада бушлай мастер-класс үткәрәчәк
Керү ирекле.
(Казан, 9 август, "Татар-информ"). 14 августта 11:00 сәгатьтә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында рәсем сәнгате буенча мастер-класс узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Очрашу Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре Виктор Анютин һәм Илдус Мортазин, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм БДБ Рәссамнарының һөнәри берлеге әгъзасы Олег Исаев җитәкчелегендә узачак.
"Портрет, матур пейзаж яки чәчәкле ваза ясау өчен Халык иҗаты йортына килү дә җитә. Бары тик берничә сәгать эчендә тәҗрибәле рәссамнарның сизгер җитәкчелеге астында сез картина язачаксыз, - дип вәгъдә итә оештыручылар. - Мастер-класста катнашу өчен үзең белән картонда киндер, пумалалар һәм буяулар алып килергә кирәк".
Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз