Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республиканың Арча районында ике малай батып үлгән
Балаларга 8 һәм 9 яшь булган
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Республиканың Арча районы Чиканас торак пункты тирәсендәге буада ике бала батып үлгән. Гадәттән тыш хәл турында кичә коткаручыларга 19.00 сәгатьтә хәбәр ителгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Якынча мәгълүматларга караганда, балаларның үле гәүдәләренә шушы авыл кешесе тап булган. Аның сүзләренчә, ул буа өстендә бер малайның үле гәүдәсен күргән. Аны судан чыгарганда аягы белән икенче малайның гәүдәсенә төртелгән. Балаларның киемнәре Субаш елгасы ярында булган. Аларга - 8 һәм 9 яшь.
Искәртеп үтәбез: 16 июньдә республиканың Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер, 9 яшьлек малайны коткарганда, батып үлгән иде.
(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз