Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республиканың 5 зонасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә уза
Татарстан аграрийлары язгы чәчүгә әзерләнә
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан аграрийлар язгы чәчүгә әзерләнә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча республиканың 5 зонасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә уза. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча филиалында белдерделәр.
Бүген Азнакай районы базасында игенчеләр өчен укулар уза, аны үткәрүдә тармак министрлыгының структур бүлекчәләре вәкилләре катнаша.
Семинарда ТР агросәнәгать комплексында сакчыл җитештерү технологияләре, Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында аграр тармакның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм икътисади санкцияләр турында сүз кузгатыла. Белгечләр аграрийларга терлек азыгы әзерләүдә алдынгы технологияләр, язгы чәчү эшләрен үткәрү принциплары турында сөйли. Шул ук вакытта быел карның иртә эрүенә дә игътибар ителә.
Шулай ук терлекчелек мәсьәләләре дә кузгатыла, аерым алганда, терлекләрне җәйге лагерьга күчерү турында сүз бара.
Кичә андый укулар ТР Нурлат районы базасында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз