news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың 30 балалар бакчасына 500әр мең сумлык грант тапшырылачак

Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс дәвам итә.

Республиканың 30 балалар бакчасына 500әр мең сумлык грант тапшырылачак
mon.tatarstan.ru

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс дәвам итә. Конкурста 50 балалар бакчасы катнаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәтиҗәләр буенча, Татарстанда мәктәпкәчә югары сыйфатлы билингваль белем бирә торган иң яхшы 30 балалар бакчасы сайлап ачыкланачак һәм аларга 500әр мең сум күләмендә грантлар тапшырылачак. 

“Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату”, диелгән министрлык хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot