news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың 2020 елга бюджеты турында законга үзгәрешләр кертелде

Республика бюджетының керем өлеше 18,3 млрд сумга, чыгымнары 14,2 млрд сумга арткан.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елга һәм 2021-2022 елларда план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген тулаем кабул ителде.

Финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, бюджетка үзгәрешләр федераль казнадан кергән акчаны исәпкә алып кертелә. Республика бюджетының керем өлеше 18,3 млрд сумга, чыгымнары 14,2 млрд сумга арткан. Закон проекты имзалау өчен Татарстан Президентына юлланды.

«Быел республиканың үз керемнәре кимеде, бигрәк тә керемгә салым буенча кимү күзәтелә, бу аеруча нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагына кагыла. Республика бюджетына керемгә салым 80 процентка кимегән, республикага 32,8 млрд сум акча кереп җитмәгән», — дип әйтте министр.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин сүзләренчә, 2020 елда бюджет белән эш тотрыксыз макроикътисади күрсәткечләр шартларында алып барылган. «Яңа коронавирус инфекциясе таралу республика икътисады өчен зур каршылык булды. Шулай да гражданнар алдындагы социаль бурычларны үтәү таләбе куелган иде. Комитет бюджетның керем өлеше 18 млрд 271, 7 млн сумга артуын дөрес дип таба», — диде.

2020 елга бюджет турында закон түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр буенча 292,7 млрд сум, чыгымнар буенча 342,8 млрд сум, дефицит — 32,5 млрд сум. Дефицит финанслау чыганаклар хисабына капланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot