news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республиканың 2009 ел бюджетына 13 млрд. 369 млн. сум күләмендә үз өстәмә керемнәре кергән
Аның 10, 7 млрд. сумы турыдан-туры республика бюджетындагы дефицитны каплауга, калган өлеше федераль үзәктән алынган кредитларны түләүгә киткән
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Бюджет, салымнар џђм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Морат Гаделшин алып барды.
Кљн тђртибенђ чыгарылган тљп мђсьђлђлђр республиканыћ агымдагы ел бюджетына џђм Татарстан Республикасыныћ Мђќбњри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектлары белђн бђйле иде.
Депутатларны “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010 һәм 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Аның сүзләренә караганда, республика бюджетына 13 млрд. 369 млн. сум күләмендә үз өстәмә керемнәре кергән. Аның 10, 7 млрд. сумы турыдан-туры республика бюджетындагы дефицитны каплауга, калган өлеше федераль үзәктән алынган кредитларны түләүгә киткән. Министр аңлатып үткәнчә, хәзерге вакытта республика бюджетындагы дефицит 11,36 млрд. сум күләмендә исәпләнә.
Радик Гайзатуллин шулай ук федераль бюджеттан максатчан килгән акчаларның нинди тармакларга җибәреләчәге турныда мәгълүмат бирде. Аерым алганда, федераль ярдәмне авыл хуҗалыгына, яшь гаиләләрне һәм авылда яшәүче яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүгә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә, гомуми кулланыштагы автомобиль юлларын тотуга һәм ремонтлауга, яңа микрорайоннарны автомобиль юллары белән тәэмин итүгә, ятим балаларга торак бирүгә, федеральмаксатчан программаларны гамәлгә кертүгә, РФ гражданнарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә, технопарклар төзүгә, гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруны камилләштерүгә, дарулар белән тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне үтәүгә, гриппка каршы көрәш чараларына, сугыш ветераннары госпитальләрен ремонтлауга һ.б. максатларга җибәрү көтелә.
Утырышта ТР Хисап палатасы аудиторлары закон проектына карата үз фикерен белдерде. Нәтиҗәдә республиканың 2009 ел бюджеты керемнәрен 111 млрд. 688 млн. сум күләмендә, чыгым өлешен 123 млрд. 057 млн. сум күләмендә расларга тәкъдим ителә.
Алга таба ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды башкарма директоры Исмәгыйль Низамов Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010 һәм 2011 елларның планлы чорына Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты белән таныштырды.
ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов “Җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” ТР закон проекты хакында сөйләп үтте. Үзгәрешләр җирле үзидарә органнарының материаль чараларны куллану һәм хисаплар бирү өлкәсенә кагыла.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин депутатларны Сәйдәш бермандатлы округында ТР Дәүләт Советы сайлау буенча уздырылган сайлауга тотылган ТР бюджеты чаралары турында хисап бирде. Аның фикеренчә, сайлау фондларын арттыру сорала, ягъни аерым затлардан 1млн. сум урынына 3 млн. сум, ә партияләрдән 10 млн. сум урынына 30 млн. сум күләмендә кертем кертү карала.
Депутатлар шулай ук федераль закон проектларына карата тавыш бирде. 2010 елның беренче кварталына эш планы турында фикер алышты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2