news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә

Республика мәчетләрендә “Без-татарлар” дип аталган өч айлык татар теле курсларына 350дән артык кеше килгән.

Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә
Рамиль Гали

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә. “Без-татарлар” дип аталган өч айлык татар теле курслары 10 мәчеттә узды. Курсларга 350дән артык кеше йөргән. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте курслар буенча уңай бәяләмәләр алган. Быел уку вакытын 6 айга кадәр озайтачаклар.

“Бу альтернатива түгел, мәҗбүрилек чарасы. Мәчетләрдә татар телендә сөйләшүне беркем дә тыя алмаячак. Телне саклау өчен мохит кирәк, миңа калса, бу модада булырга тиеш”, - диде Сәмигуллин.

“Курсларның максаты грамматика өйрәтү түгел, ә кешеләрне көнкүреш дәрәҗәсендә татарча сөйләшергә өйрәтү”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100