news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың 100 еллык юбилей тантаналарына әзерлек барышы тикшерелә

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итәчәк.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Бүген, 29 августта, Татарстан Хөкүмәт йортында ТАССРның (Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының) 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек барышы тикшереләчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итәчәк.

Оештыру комитеты көннең беренче яртысында җыела. Министрлар Кабинетында журналистлар өчен утырышны турыдан-туры тапшыру оештырылачак.

Фикер алышуда республика юбилеена әзерлек программасының ни дәрәҗәдә үтәлүе тикшереләчәк, башкарасы эшләр билгеләнәчәк.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, башка рәсми затлар катнашачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot