Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикаларның туган телгә кагылышлы үтенечләрен дәүләт ишетергә тиеш – карел А.Цыкарев
Алексей Цыкарев сүзләренчә, туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру хокукын законда беркетү милли телләргә зур зыян салачак.
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Карел съездының вәкаләтлеләр советы әгъзасы Алексей Цыкарев сүзләренчә, дәүләт милли республикаларның туган телгә кагылышлы үтенечләрен ишетергә тиеш. Туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру хокукын законда беркетү милли телләргә зур зыян салачак, дип белдерде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Алексей Цыкарев бүгенге көндә Россиядә чама белән 65 мең карел яшәвен әйтте. “Галимнәр фикеренчә, 2025 елга кареллар саны 50 меңнән кимрәк булырга мөмкин. Бу турыда Россия фәннәр академиясе фаразлый”, - ди ул.
Алексей Цыкарев карел халкының туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру турындагы закон проектына карата мөнәсәбәтен аңлатты. “Карелия Республикасында, башка милли республикалардан аермалы буларак, бер генә дәүләт теле - рус теле. Әмма без рус теленә дә артык зур янау теләмибез, чөнки рус теле бүгенге көндә һәркайда кулланыла. Гаммәви мәгълүмат чараларында да, идарә итү системасында да, гаиләләрдә дә, шул исәптән карел гаиләләрендә дә - барлык җирдә дә рус теле”, - диде карел съездының вәкаләтлеләр советы әгъзасы.
Цыкарев сүзләренчә, кареллар Татарстандагы вазгыятьне аңлап бетермәсәләр дә, милли мәгариф системасының ихтыяригә калуын беркайчан да хупламаячаклар. “Мин бу законның бүгенге көндә нигә кирәк икәнен аңламыйм. Икенче яктан карасаң, мәгариф системасында күптәннән төрле үзгәрешләр бара, уку планнары да үзгәрә. Алар бу үзгәрешләрне канун дәрәҗәсендә ныгытырга телиләрдер. Асылда, бу закон проекты төрле конфликтлар китереп чыгарырга мөмкин. Минемчә, бу закон проектыннан рус теленә дә бернинди дә файда булмаячак. Алай гына да түгел, бу проект милли телләргә зур зыян салачак”, - ди Алексей Цыкарев.
“Укучылар, рус теленнән тыш башка тел өйрәнгәндә, конкурентлык сәләтен югалталар дигән фикер бар. Рус теле дәресләре күбрәк булган саен баланың конкурентлык сәләте арта, диләр. Мин, мәсәлән, башка фикердә. Икетеллелек – ул бит бик позитив фактор. Галимнәр икетеллелек һәм күптеллелекнең кешене үстерүен исбатлады. Миңа калса, андый кешеләрнең карьералары да уңышлырак булачак. Ниндидер көчләр кешеләрнең фикерләрен формалаштыра. Кемдер, димәк, Россияне күпмилләтле дәүләт булдырмау максатыннан эшли”, - дип фаразлый карел съездының вәкаләтлеләр советы әгъзасы.
“Бу закон проектын кабул итәргә кирәкми. Мәсьәләне киң форматта хәл итәргә кирәк. Без, мәсәлән, карел телен дәүләт теле итәргә телибез. Бу – безнең (карел хәрәкәтенең) бүгенге көндәге төп бурычы. Без федераль хакимият, җирле хакимият, закон чыгару органнары белән эш итәбез. Безнең диалог бара. Республикаларның күп төрлелеге – ул илебезнең байлыгы. Республикалар үз сүзләрен әйтергә тиешләр. Һәм дәүләт милли республикаларның тавышын ишетергә тиеш”, - диде Алексей Цыкарев.
Карелларның күпсанлы иҗтимагый хәрәкәтләре, карел телен, мәдәниятен саклауга юнәлтелгән интернет ресурслары бар. Моның сәбәбен Алексей Цыкарев “бетеп баруны аңлагач, җәмәгатьчелек уянды” дип аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз