news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикалар туган телләрне саклау өчен уртак документ булдырырга тиеш – черкес галимәсе

Акылы булган кешенең туган телсез каласы килми шул, ди Кабарда-Черкес әдәбияты секторының фәнни хезмәткәре Мәдинә Хакуашева.

Республикалар туган телләрне саклау өчен уртак документ булдырырга тиеш – черкес галимәсе
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Кабарда-черкес әдәбияты секторының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Россия язучылар берлеге әгъзасы Мәдинә Хакуашева акылы булган кешенең туган телсез каласы килми, дип саный. Ул милли республикалар туган телләрне бердәм документ белән саклый ала дигән фикердә. Бу хакта Хакуашева “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

Мәдинә Хакуашева бу закон проектына карата фикерен әйтте: “Кабарда-Балкар Республикасы бик кечкенә, аның мөмкинлекләре дә чикле. Татарстан Республикасының әлеге проектка каршы торырга мөмкинлекләре күбрәк. Татарстан әлеге вакытта уңайрак хәлдәдер, дип уйлыйм. Кабарда-Балкар Республикасы бу мәсьәлә белән Россия Федерациясе Президентына да, Россия премьер-министрына да, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга да, Кабарда-Балкар Республикасы башлыгына да мөрәҗәгать итте. Минемчә, бу - иң югары дәрәҗәдә хәл ителә торган вәзгыять. Әмма нишләптер безнең илебезнең иң югары дәрәҗәсенә милли телләр кирәкми”, - диде ул.

Мәдинә Хакуашева бу закон проекты барлык республикаларны да тетрәндерде, дип саный. “Акылы булган кешенең туган телсез каласы килми шул. Безнең республика бу проектны бөтенләй һәлакәтле, дип уйлый. Туган телне факультатив кебек кенә өйрәнү милләтне деградациягә китерәчәк. Бу законга каршы бөтен дөнья көрәшергә тиеш. Минемчә, дәүләт бу проектны милли телләрне, милләтләрне бетерү максатыннан кабул итә. Президентыбыз Владимир Путин телләр бетмәячәк, халыклар яшәячәк, чөнки алар безнең илебезнең байлыгы дип бик күп сөйләде. Шуңа мин әлеге закон проектының каян килеп чыкканын, ни өчен кирәк икәнен аңлап бетермим. Мантыйк кая соң монда?”- ди язучы.

“Телне бетергәннән, черкес черкес булудан, татар татар булудан туктамый ул. Безне Аллаһ икенче төрле итеп яралткан. Табигать тарафыннан һәр кешенең төрле булуы – ул бит чын бәхет. Дәүләт Аллаһ кануннарын кире какмакчы буламы әллә? Бу бит көлке”, - дип саный Мәдинә Хакуашева.

Аның сүзләренчә, барлык республикаларга дәүләткә каршы көрәшер өчен бердәм документ булдырырга кирәк. “Бу мәсьәлә хакында республикаларга үзара аңлашып та торасы юк, чөнки барлык милләтләр дә бертөрле уйлый, бар кеше дә бер фикердә. Хакимият иҗтимагый хәрәкәткә ярдәм итәр дип ышанып калам. Барлык милли республикаларга бердәм документ булдырып, аны имзаларга кирәк. Башкача булмый. Бер дә булмаса, республикаларга дәүләт белән судлашырга туры киләчәк, югыйсә без аерым халык, аерым милләт булудан туктаячакбыз. Көрәшәчәкбез, чөнки без телле булырга хокуклы”, - дип сөйләде Кабарда-черкес әдәбияты секторының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мәдинә Хакуашева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100