news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм «Татар кызы-2019» җиңүчесе Азилә Аюпова: «Татар кызы» икенче гаилә кебек

«Татар кызы-2019» җиңүчесе, бәйгенең программа директоры Азилә Аюпова быелгы яңалыклар турында сөйләде.

Республикакүләм «Татар кызы-2019» җиңүчесе Азилә Аюпова: «Татар кызы» икенче гаилә кебек

Казанда «Татар кызы-2022» бәйгесенең республика этабы финалына әзерлек башланды. Конкурсның программа директоры һәм кураторы, «Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесе җиңүчесе Азилә Аюпова «Татар-информ» хәбәрчесенә бәйгенең быелгы яңалыклары һәм финалда тамашачыны нәрсә көтәчәге турында сөйләде. Ул «Татар кызы» бәйгесен «икенче гаилә кебек» дип атады.

2022 елгы республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалы 11 декабрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Финалда унбер кыз «Татар кызы-2022» исеме өчен көч сынаша.

«Быел бәйгенең тематикасы мәгърифәткә багышланган. Очрашуларны да, интерактивларны да күбрәк мәгърифәткә юнәлттек. Сәхнәдән кызлар үзләренең туган якларында танылган шәхесләрне күрсәтәләр. Бу елны сәхнәгә унбер финалист кыз гына түгел, ә үз туган җирләрен таныткан тагын унбер шәхес чыгачак», – дип сөйләде Азилә Аюпова.

Азилә 2022 елгы республикакүләм «Татар кызы»нда кастингларның да югары дәрәҗәдә үтүен әйтте.

«Быел кызларны сайлау да яңа дәрәҗәдә үтте. Кастингларда катнашкан кызлар саны да күбрәк. Беренче тапкыр Казанда да кастинг уздырдык. Финалга үткән унбер кыз бик җентекләп сайланды. Һәм үзебезгә дә зур тәҗрибә – финал быел беренче тапкыр «Пирамида»да үткәрелә», – диде ул.

Республикакүләм «Татар кызы-2019» таҗына лаек булучы, халыкара «Татар кызы» бәйгесе катнашучысы Азилә Аюпова сүзләренчә, «Татар кызы» икенче гаилә кебек.

«Катнашканда да бәйгенең дәрәҗәсе минем өчен нык олы иде. Бу проекта кадәр татар дөньясы миңа әтием һәм әнием аша якын иде. Хәзер үзем шәхес буларак, бу дөньяга үзем аңлап кереп чумдым. Чөнки яңа танышлар, яңа очрашулар барлыкка килде. Башта катнашучы, хәзер оештыручы булу энергия бирә. Үземдә үсеш һәм үзгәрүләр тоям», – диде Азилә Аюпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100