news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе башланды

Республикакүләм «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе башланды. Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе Илһам Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу бушлай. Катнашучыларның рөхсәт ителгән яше: 6 яшьтән 21 яшькә кадәр. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2023 елның 25 гыйнварына кадәр ilham1935@mail.ru электрон почта адресы буенча кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе белән әлеге сылтама аша үтеп танышып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100