news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм ифтарын оештыручылар кунакларга «Казан Экспо» үзәгенә алдан килергә куша

Республикакүләм ифтарын оештыручылар кунакларга «Казан Экспо» үзәгенә алдан килергә куша
Фото: t.me/rustamminnikhanov/

12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар, куркынычсызлык чараларын көчәйтү сәбәпле, шулай ук кунаклар ифтар вакытында үзләрен уңайлы хис итсен өчен, кичәгә алдан килергә чакыра.

Ифтар уздырыла торган урынга иртәрәк килү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кергәндә озын чиратлар булдырмаска һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Кунаклар өчен Республикакүләм ифтарына керү сәгать көндезге өчтән (15:00) оештырылачак. Бу вакытта фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак.

Кунакларның әлеге зарури чараларны аңлап һәм җаваплылык белән кабул итүен сорыйбыз. Теләге булган һәркемне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә көндезге сәгать өчтә (15:00) көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100