news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикакүләм ифтарга билетларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән алып була

Республикакүләм ифтарга билетларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән алып була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов XIII Республикакүләм ифтарга билетларны мәчетләрдән, ТР районнары мөхтәсибәтләреннән, ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән алып булуын әйтте.

«Ифтарга билетлар мәчетләр аша таратыла, чөнки мәчеткә йөрүчеләр мәхәллә кешеләре белән киләләр. Шулай ук билетларны мөхтәсибәтләр, төрле оешмалар аша да алып була», – диде ул.

Республика ифтарына билетлар – электрон һәм түләүсез. Чарада барлыгы 13 мең катнашучы көтелә.

Ирек Арсланов бер билет буенча берничә кеше үтә торган һәм буш билетлар калдыру белән бәйле вәзгыять турында да сөйләде.

«Шуңа да игътибар итәсем килә, бушка билетны калдырмагыз, чөнки ризыкны да исраф итәргә түгел һәм, чакырылган кунакларың килмәсә, үткәрә торган чараның яме дә китә. Шулай ук билетларны кабатлап йөрмәсеннәр иде, чөнки электрон укыла торган система бар. Кемнең ике, өч мәртәбә керергә теләгәнлеге – барысы да күренә. Кабатланучы билетлар белән килүчеләрне без кертмичә калдыра алмыйбыз – әлегә мондый дәрәҗәгә кадәр барып җитмәдек, әмма кабатланучы билетлар күп булса, оештыру белән бәйле уңайсызлыклар туачак», - дип кисәтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot