news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикакүләм ифтарда хәләл маркет эшләячәк

Шулай ук хатын-кызлар өчен мөселман киемнәре модасы оештырылачак.

Быел 30 апрельдә республикакүләм ифтарда төрле чаралар оештыру планлаштырыла. «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов әйтүенчә, хәләл маркет эшләячәк, шулай ук хатын-кызлар өчен мөселман киемнәре модасы оештырылачак.

Катнашучылар алдында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр башкарылачак, танылган дин әһелләре Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләячәк, бөтен республикадан җыелган мөселманнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк.

Хәләл-маркетта Татарстанның 15 җитештерүчесе үзенең хәләл продукциясен тәкъдим итәчәк: чәй, үзенчәлекле чәкчәк, яулыклар, башмаклар, читекләр, кул эшләнмәләре, ислемайлар, балалар өчен китаплар, Ураза бәйрәменә бүләкләр сатып алырга мөмкин.

Моннан тыш, ярминкәдә Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты үзенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк, ә республиканың 8 мәдрәсәсе дини гыйлем алу мөмкинлекләре белән таныштырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot