news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм ифтарда Ватаныбыз иминлеге һәм Палестина халкы өчен дога кылдылар

Республикакүләм ифтарда Ватаныбыз иминлеге һәм Палестина халкы өчен дога кылдылар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел XII Республикакүләм Ифтар «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме исеме беләнүткәрелә. Хәзерге вакытта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә ифтар мәҗлесе бара. Ифтарда Палестина халкы өчен, «Крокус сити холл» терактында зыян күрүчеләр һәм Ватаныбыз иминлеге өчен догалар кылдылар.

Шул рәвешле, быел җәмәгать белән бергәләп авыз ачу мәҗлесе Татарстанда изге айның икенче ункөнлегенә йомгак ясый.

Татарсан Диния нәзарәте матбугат хезмәте әйтүенчә, быел ифтар ашы Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрен ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырыла. Чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунаклары килгән. Бу минутларда ахшам намазын укый башладылар. Ифтар чарасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. Республика күләмифтарга 12 мең кеше килде.

Чакырылган кунаклар арасында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл, Россия хаҗ миссиясе җитәкчесе Хизбулла Асуев, Катар дәүләтенең Россия Федерациясендәге илчелегенең 2нче секретаре Абдеррахмән бин Салех Әл-Кувари, Төркмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Йылмаз Угур, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Исхаков, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бәйшәмбиев, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының Беренче секретаре Камол Давронов һ.б. бар.

Кояш баю һәм авыз ачу вакыты җиткәнче әзерләнгән махсус программада ифтарга килгән мөселманнарны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде, ифтар мәҗлесен Илфар хәзрәт Хәсәнов алып бара.

Әлеге чарага дөньякүләм танылган Коръән укучылар һәм нәшидләр башкаручылар да җәлеп ителгән. «Нәшидүл Ислам» төркеме нәшидләр, Татарстан башкаручыларының мөнәҗәтләр башкарды. Махсус хәрби операция ветераны Айнур Яһудин чыгыш ясады.

Республикакүләм ифтарда авыз ачу вакыты кергәнче катнашучылар өчен бай мәдәни программа әзерләнгән. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге фойесында шәригать таләпләренә туры килгән азык-төлек һәм мөселман товарлары сатыла, Диния нәзарәте бүлекчәләре эшчәнлеген чагылдырган экспозицияләр эшли. Ул Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы»н, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы»н исәпкә алып төзелгән.

  • Республикакүләм ифтар «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла.
  • XII Республикакүләм ифтарда мәҗлес кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм ахырдан өстәлләрне җыю өчен, 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100