news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм ифтарда Муса Җәлилнең кул җылысын саклаган Коръән китабын күрсәтәчәкләр

Республикакүләм ифтарда Муса Җәлилнең кул җылысын саклаган Коръән китабын күрсәтәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

19 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Милли музее ел саен үткәрелә торган республикакүләм ифтар кысаларында «Батырлык гасырларда калачак...» күргәзмәсен оештыра.

«Экспозициядә легендар якташларыбызның мемориаль коллекцияләре: Советлар Союзы Геройлары – очучылар Мәгубә Сыртланова, Николай Столяров һәм Михаил Девятаев, генерал-лейтенант Гани Сафиуллин, Брест крепостенең соңгы сакчысы Петр Гаврилов һәм башкаларның шәхси әйберләре, документлары һәм фотосурәтләре күрсәтеләчәк», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Аерым бүлек татар язучылары һәм шагыйрьләре – Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Рәхим Саттар һәм Абдулла Алиш батырлыгына багышланачак. Үзәк экспонат - 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелү алдыннан Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең кул җылысын саклаган Коръән китабы тәкъдим ителә.

Чара Россиядә һәм республикада игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышлана, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100