news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикакүләм ифтарда катнашучыларга ризык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите кулланылачак

Республикакүләм ифтарда катнашучыларга ризык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите кулланылачак
Рамил Гали

XI Республикакүләм ифтарга ризык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите кулланылачак.

«Изгелек янәшә» хәйрия фонды һәм «Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов өстәл әзерләү өчен күпме продукт кирәк булачагын әйтте. 

«Безнең төп ризык пылау булачак. Өстәлдә кипкән җиләк-җимешләр, тәм-томнар, су, соклар да булачак. Төп позицияләргә килгәндә, 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1 тонна яшелчәләр, 11 мең өчпочмак һәм бөккән, 500 кг конфет, 1 тонна печенье, 800 кг тирәсе кипкән җиләк-җимешләр кирәк була», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Фото: © Солтан Исхаков

Ризык контейнерларга салыначак. Җитәкче сүзләренчә, табигатькә зыян китерми торган, бамбуктан эшләнелгән контейнерлар кулланылачак. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot