news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм ифтарда һәр катнашучыга «Казан басмасы»н бүләк иттеләр

Республикакүләм ифтарда һәр катнашучыга «Казан басмасы»н бүләк иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында оештырылган XII Республикакүләм Ифтарында һәр катнашучыга «Казан басмасы» бүләк итеп бирелде.

«Ифтардан чыккан һәр кешегә яңартылган «Казан басмасы» бүләк итеп бирелде. Яңартылган «Казан басмасы» заманча халыкара стандартларга туры килә һәм ул тарихи типография оттискы нигезендә дөньякүләм «Казан басмасы» уникаль шрифты белән бастырылган. Шушы исемдәге басма беренче тапкыр 1803 елда Азия типографиясендә дөнья күргән һәм мөселман дөньясында ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән беренче басма Коръән буларак тарихка кереп калган. Без моның белән горурланабыз», - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга.

Аның әйтүенчә, быел бу басма Катар дәүләте акчасына 30 мең тираж белән бастырылган. «Басманы төрле республикаларга да җибәрдек. Чагыштыру өчен, мәсәлән, Согуд Гарәбстанында Коръән 1884 елда беренче тапкыр бастырылган булган», - диде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100