Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикакүләм Бакчачы көнендә районнар яшелчә - җиләк-җимеш күргәзмәләрен күрсәтте
Казан шәһәре агросәнәгать паркында үткәрелгән Республикакүләм Бакчачы көнендә яшелчә – җиләк-җимеш экспозицияләреннән һәм фотозоналарлардан торган күргәзмә мәйданчыклары эшләде. Чара кысаларында Югары Ослан, Яшел Үзән, Тукай, Түбән Кама, Биектау, Питрәч һәм Лаеш муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре бакчачылары продукцияләре ярминкә форматында тәкъдим ителде. Биектау мәдәният йорты директоры Алмаз Гыймадиев «Татар-информ» хәбәрчесен үзләренең күргәзмәләре белән таныштырды.
«Бакчачы көнендә без ел саен актив катнашабыз һәм быел дә әзерлек белән килдек. Биектау районының бакчачылык ширкәтләрендә үскән традицион кабак, кишер, чөгендер, алма кебек яшелчә – җиләк-җимешләрне алып килдек. Шуннан соң игътибар итсәгез, безнең Бөреледә урнашкан питомник үзенең үсентеләрен тәкъдим итә. Монда инде чәчәкләр дә бар, аннары традицион агач үсентеләре дә, безнең җирлектә киң таралмаган туя һәм башкаларны да күрә аласыз. Шулай ук оста куллы кызларыбыз ясаган төрледән-төрле кайнатмалар, хәтта бәрхет чәчәкләреннән ясалган компотка кадәр алып килдек», – диде Алмаз Гыймадиев.

Әңгәмәдәш Биектау районы Казан шәһәренә якын урнашканлыктан биредә бакчачылык ширкәтләре күп булуын асссызыклады.

Югары Ослан районы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Әлфия Минһаҗева бәйрәмгә ел саен килүләрен билгеләп китте. «Инде унынчы ел шушы күргәзмәне оештырабыз. Безнең бакчачылар һәрчак активлык күрсәтә. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее булгач, менә шундый Җиңү йолдызын ясап куярга булдык. Кызыл алмалардан йолдыз ясадык, өстенә сливалар белән 80 санын яздык. Салютны миләшләр белән эшләдек, кәнәфер чәчәге һәм бузиналар белән бизәп тә җибәрдек. Ел саен шундый символик һәм оригиналь экспозицияләр уйлап чыгарырга тырышабыз», – дип сөйләде ул.
Минһаҗева районнарындагы бакчачылык белән дә таныштырды. «Бездә күбрәк шәхси сектор инде. Шул ук вакытта 83 бакчачылык ширкәтебез бар. Безнең районда бакча участокларын күбрәк Казан халкы ала. Хәзер бәрәңге һәм кишер азрак утыртыла, күбрәк шул җиләк-җимештер. Су янына да якын урнашканбыз, шуңа туфрагыбыз да уңдырышлы санала. Помидор орлыгын да үзебез ясап үстерәбез – Ослан сорты булыр ул. Ул сортны әле безнең әбиләр үстергән. Зур-зур помидорлары була, гадәттә. Салатларга да әйбәт, тозларга да яхшы», – ди ул.
- Бәйрәм кунаклары өчен коры чәчәкләрдән китап кыстыргычлары, балавыздан шәмнәр һәм шкатулкалар ясау, кашпо бизәү һәм агач кисәкләренә рәсем төшерү буенча төрле мастер-класслар оештырылды. Күңел ачу программасы кысаларында Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев, мультиинструменталист артист Фәнзил Шәрифуллин, «Аккордеон Старс» дуэты һәм Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары, «Юки» вокаль триосы һәм башкалар чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз