news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Яр Чаллы кызы Азилә Әюповага җиңүче таҗы кидерделәр.

Республикакүләм "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
Рамиль Гали

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Республикакүләм "Татар кызы-2019" бәйгесе финалы җиңүчесе исеменә Яр Чаллы кызы Азилә Әюпова лаек булды. Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аңа җиңүче таҗы һәм илле меңлек сертификат тапшырдылар. Азилә Әюпова "Татар кызы" халыкара бәйгесе финалында катнаша.

"Ак калфак" оешмасының махсус номинациясендә "Казан гүзәле" җиңүчесе итеп Алия Әхмәтова табылды. Ул да бәйгенең халыкара финалында катнаша. 

  • Халыкара "Татар кызы-2019" бәйгесенең  финалы Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә 27 сентябрьдә үтәчәк.

Һәр номинациядә аерым җиңүче билгеләнде.

  • Галимова Әдилә Илдар кызы (Яңа Чишмә районы) - "Иң ихлас кыз";
  • Кадыйрова Резедә Фаил кызы (Лаеш районы) - "Иң иҗади кыз";
  • Хөсәенова Рания Рәис кызы (Кукмара районы) - "Иң инсафлы кыз";
  • Галиәкбәрова Резедә Рәис кызы (Яшел Үзән шәһәре) - "Халык мәхәббәте";
  • Шакирҗанова Гөлназ Рамил кызы (Арча шәһәре) - "Иң зирәк кыз";
  • Әюпова Азилә Илшат кызы (Яр Чаллы шәһәре) - "Иң акыллы кыз";
  • Билалова Энҗе Илһам кызы (Саба районы) - "Иң өлгер кыз";
  • Шәфигуллина Айсылу Камил кызы (Саба районы) - "Иң оста биюче кыз";
  • Хәсәнова Эльвира Илшат кызы (Мамадыш районы) - "Иң тырыш кыз";
  • Габдрахманова Регина Рузил кызы (Актаныш районы) - "Иң илһамлы кыз";
  • Сайфуллина Руфия Рәлиф кызы (Алабуга шәһәре) - "Иң мөлаем кыз";
  • Әхмәтова Алия Марсель кызы (Казан шәһәре) - "Иң уңган кыз".

"Әлеге бәйге бик кирәкле. Чын татар кызын югарыга күтәрергә кирәк. Бу типтагы бәйгеләр булса, безнең киләчәгебез якты булыр", - диде Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгәтуллина.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров катнашучыларны сәламләде. "Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән матурлык һәм милли йолалар бәйрәме белән тәбрик итәм. Безнең бәйгебез бер хәрәкәткә әверелде", - диде ул. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100