news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм “Күркәм гаилә” конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Бәйгедә 100 дән артык гаилә катнашкан

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел март аенда республикакүләм “Күркәм гаилә” бәйгесе игълан ителгән иде. Ул 30 нчы августка кадәр дәвам итте. Бүген исә, ТР Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бәйгене Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе белән берлектә, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакциясе оештырды. Конкурс шартлары буенча, журнал редакциясенә юлланган язмаларда авыл һәм район җирлекләрендә яшәүче гаиләләр хакында гына язылырга тиеш булган.

Нәтиҗәләр ясауны “Татар гаиләсе” фонды җитәкчесе Роберт Миңнуллин башлап җибәрде. “Гаилә — җәмгыятебезнең, тормышыбызның нигезе. Кызганыч, гаиләләрнең төрлесе була. Мин үзем әтисез үстем. Әниебез без биш бала өчен әни дә, әти дә, әби дә, бабай да булды. Мондый гаиләнең кимчелекләре дә аз түгел. Әйбәт гаилә төзүнең бернинди дә рецептлары юк. Гаиләгә игътибар дәүләт тарафыннан да, җитәкчеләр тарафыннан да әйбәт якка үзгәрә. Матур гаиләләр — халкыбызның да, республикабызның да үрнәге”, - диде ул залга җыелучыларны сәламләп.

Конкурсның максаты — татар гаиләләрен ныгыту, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу. Анда барысы бар кешеләргә дә үрнәк булырдай 100 дән артык гаилә катнашкан. Җиңүче дип табылган 12 гаиләгә бүгенге тантанада бүләкләр, дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Оештыручылар җиңүче гаиләне “Гаилә һәм мәктәп” журналы тышлыгына чыгарырга уйлаган булганнар, әмма катнашучылар күп булгач, аларны “Зыялы гаилә”, “Әби-бабайлы гаилә”, “Иҗади гаилә”, “Спортчылар гаиләсе”, “Эшчән гаилә”, “Күп балалы гаилә”, “Уникаль гаилә”, “Гаиләм — алтын бишегем” номинацияләре буенча аерым бүләкләделәр.

Беренче урынга исә Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында яшәүче Айрат һәм Гөлсирин Камаловлар гаиләсе лаек дип табылды. Әлеге яшь гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә 4 бала тәрбияләнә. Гаилә башлыгы Айрат бәйгедә җиңүенә бик шат булуын белдерде һәм конкурсны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйгене оештыручылар актив авторларны да билгеләп, бүләкләп узды.

Бүләкләү чарасында Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров һәм аның җәмәгате Люция Мусина, конкурста җиңүче гаиләләр, яшь артистлар да чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100